«Мирхайдар Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалы мөдире Шахмай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «рәссам булыйк» дигән мастер-класс үткәргән.
-Моның өчен безгә кечкенә гипс фигуралары, буяулар һәм щеткалар кирәк иде. Күләмле гипс фигураларын буяу - балаларның иртә үсешенең нәтиҗәле методикасы. Чөнки фигураларны буяу балага әйләнә-тирә дөнья турындагы белемнәрен арттырырга, формаларны һәм төсләрне өйрәнергә, кулларның вак моторикасын үстерергә, игътибарлылык, ныклык, сабырлык һәм күзаллауларын киңәйтергә мөмкинлек бирә. Балаларыбыз мастер-класстан зур ләззәт алдылар һәм чын рәссам булдылар, - дип хәбәр итә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова.
Нет комментариев