Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Комбайн штурвалы артында — Анастасия

Черемухово Бистәсеннән Анастасия Прыткова инде өченче сезон әтисенә урып-җыю эшләрендә ярдәм итә

Валентин Прытков ярдәмчесе, кызы Анастасия белән.

Алар бүген «Закрома» ҖЧҖдә 800 гектар тирәсе мәйданны биләгән арпа җыюда мәшгуль.

Валентин Прытков инде 24 ел туган авылында механизатор булып эшли. Башта «Черемуховский» совхозында, аннары «Кулон» агрофирмасында, ә хәзергесе вакытта — «Закрома» ҖЧҖдә.
— 17 яшемдә трактор руле артына утырдым, аннары җәйге-көзге сезонда — комбайнга һәм менә инде 23 ел сизелми дә үтеп китте, — ди ул. — Мин үз эшемне, кече Ватанымны яратам, миңа бернинди шәһәр дә кирәкми.

Уңышны урып-җыйганнан соң Валентин МТЗ-82 руле артына утыра, җир сөрә, ә кышын терлекчелектә — азык ташуда мәшгуль. Яз башында үзенең МТЗ тракторында җир тырмалый, күпьеллык үләннәр, азык культуралары чәчә һәм чәчүлекләрне агулы химикатлар белән эшкәртә. Ә аннары инде үзенең «Акрос-580» комбайны штурвалы артына утыра.

Кызы Анастасия инде өченче сезон аның ярдәмчесе булып тора, ул да, әтисе кебек үк, комбайн белән оста идарә итә.

— Ул кечкенә чагыннан ук һәрвакыт минем янда булды, техниканы яратты, шуңа эше дә яхшы килеп чыга, — ди Валентин.

Без аның белән сөйләшкән арада, Анастасия башка комбайннар белән бергә арпа басуында эшләде.

— Хәзер инде мин комбайн белән яхшы идарә итәм, әтием барысына да өйрәтте, — ди Анастасия. — 8 нче сыйныфтан соң башладым, быел инде өченче сезон эшлим. Мин үзем Түбән Кама педагогия көллиятендә укыйм, каникул вакытында әтиемә булышырга тырышам.

Валентин һәм Надежда Прытковлар биш кыз тәрбияләп үстерәләр (без алар хакында газетабызда 2022 елның 4 март санында язган идек). Анастасия инде ул вакытта ук укытучы булырга ниятләвен һәм үз хыялларын тормышка ашырачагын әйткән иде.

Прытковлар гаиләсе эшчән, тырыш. Алар үз хуҗалыкларында дистәләгән баш МЭТ асрыйлар, шул исәптән савым сыерлары да бар. Кызлар әти-әниләренә бар эштә дә булышалар.

... Прытковлар белән бергә комбайнчылар Алексей Завалишин һәм Иван Марановлар да намус белән эшлиләр, бөртек ташуда шоферлар Петр Строгонов, Александр Желтков һәм Сергей Горбуновлар мәшгуль.

«Закрома» ҖЧҖ директоры урынбасары Илдар Хәбибуллиннан «Бөртекне кайда ташыйсыз» дип сорагач, ул «Кайда урын бар, шунда», дип җавап бирде — буш склад һәм биналарны табып, арендага алалар һәм ашлыкны шунда илтәләр икән. Җәмгыятьнең бөртек саклау өчен үз биналары юк һәм уңышны төрле урыннарга урнаштырырга туры килә.

Хуҗалыкның 2700 гектар урып — җыю мәйданы бар, аларның яртысын — техник культуралар били (горчица, җитен). Хәзергесе вакытта бөртекле культураларны җыялар, уртача уңыш гектарыннан 22 центнер тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев