Коронавирус белән авыраучылар саны арта
Соңгы атнада Россиядә дә, Татарстанда да коронавирус инфекциясе белән авыраучылар санының артуы күзәтелә.
Безнең республикада көн саен 120дән артык яңа авыру очрагы теркәлә. Яңа Чишмә районында соңгы көннәрдә өч кеше коронавирус белән чирләгән, алар амбулатор дәвалана.
- Авыраучылар саны арту сәбәпле профилактика чараларын көчәйтергә кирәк, - ди РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская. - Инфекция тиз тарала, авыру очраклары да артырга мөмкин. Шуңа күрә коронавирустан ревакцинация үткәрү дә яңадан башлана. Әгәр дә соңгы вакцинациядән соң 6 ай узган булса, поликлиникага яки җирле ФАПларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Районда вакцина бар.
Роспотребнадзор шулай ук республикада битлек режимын яңартырга тәкъдим итә, бигрәк тә бу 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кагыла.
Коронавирустан ревакцинацияләү белән беррәттән, гриппка каршы вакцинация дә башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев