Кукурузны җыеп аласы калды
Районда «АгроРаздолье» һәм «Закрома» ҖЧҖләрендәге 2400 гектар бөртеккә кукуруздан тыш, барлык авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыю төгәлләнгән.
Кукуруз уңышы бик яхшы - гектарыннан 110-115 центнер тәшкил итә.
Гомумән алганда, район буенча 90 мең тоннадан артык бөртекле һәм 60 мең тонна техник культуралар суктырылган, уңыш - 32 ц/га һәм 18 ц/га.
Кукурузны җыеп алганнан соң барлык культураларның гомуми уңышы 175 мең тоннага якын булыр, дип көтелә – район тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев