Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кыр эшләре төгәлләнә

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 2 октябрьгә булган оператив мәгълүматлары буенча, районда бөртекле культуралар тулысынча җыелган.

93 мең тонна бөртек суктырылган, уңыш - гектарыннан 28 центнер. Бөртекле культуралардан 3 мең гектар кукуруз җыеп аласы кала. 

Техник культуралар 23 мең гектар мәйданда җыелган, 10 мең гектардан бераз артыграгын җыеп алырга кирәк, шул исәптән май орлыгына көнбагышны да (9200 гектар). 45 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш - 19 ц/га.

Минераль ашламалар туплау дәвам итә. 6700 тонна ашлама кайтарылган, бу 1 гектарга 53 кг-ны тәшкил итә.

Туфракны көзге эшкәртү 26 мең гектарда (87%) башкарылган. 

Көзге культураларны чәчү эшләре төгәлләнеп килә, планлаштырылган 21100 гектарның 20 мең гектары чәчелгән (җитенне җыеп алганнан соң бу мәйданнарга «АгроРаздолье» ҖЧҖ чәчәчәк). Кызганычка каршы, яңгырлар булмау сәбәпле, парга калдырылган мәйданнардагы чәчүлекләрдә дым җитмәү күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев