Медаль, бүләк һәм радио аша чыгыш ясау: Чертуш клубы мөдире Рәмзия Мусина республика әдәби Сабантуй призеры булган
Чертуш клубы мөдире Рәмзия Мусина Саба районында узган әдәби Сабантуйда 2 нче урынны яулаган.
Чарага барлык районнардан, күрше республикалардан һәм төбәкләрдән нәфис әдәбиятны яратучылар җыелган. Финалистлар сыйфатында аңа Татнетны үстерү Фонды оештырган әдәби марафонда катнашучылар чакырылган. Бу хакта редакциягә Чертуш клубы мөдире Рәмзия Мусина хәбәр итте.
Быел анда 3 меңнән артык кеше катнашкан, шуларның 2703се финалга үткән. Әдәби марафонда тугыз йөздән артык прозаик әсәр, дүрт меңнән артык шигырь укылган. Соңгы ике елда Вконтакте социаль челтәрендә #литературныймарафон хештегы астында 160 меңнән артык пост урнаштырылган. Хәзергесе вакытта әдәби марафонның үз гимны һәм әдәби сабантуй флагы бар. Бу көнне мәйданда гимн астында әдәби марафон әләме күтәрелгән.
Чараның тантаналы өлеше эстрада йолдызлары чыгышы белән үрелеп барган. Әмма Сабантуйда иң мөһиме - көрәш. Ярышлар бу көнне дә узган. Шулай итеп, әдәби көрәш игълан ителгән. «Көрәшчеләрне» ТР Язучылар берлеге әгъзалары бәяләгән.
Рәмзия Мусина катнашкан номинация буенча онлайн - турдан соң финалга 16 кеше үткән. Нәкъ менә алар җиңү өчен көрәштә катнашканнар да инде. Рәмзия бу конкурста 2 нче урынны яулаган, аңа медаль, диплом һәм истәлекле бүләкләр, «Тәртип FM» радиосы аша шигырьләр сөйләүгә сертификат та тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев