Агымдагы елда районда яшәүче тагын 20 кеше үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында (ШЯХ) сөтчелек юнәлешендә мини-ферма төзү белән шөгыльләнергә ниятләгән. Республика субсидияләре белән беррәттән аларга муниципаль дәрәҗәдә дә ярдәм күрсәтеләчәк.

Район башкарма комитетының төзелеш материаллары сатып алуга субсидияләр бирү тәртибе күрсәтелгән тиешле карары кабул ителгән.
ШЯХ субсидияләре бирү шартлары булып түбәндәгеләр тора:
- ШЯХ да җир участогы булу;
- ШЯХ да сыерлар булу (8 башка мини-ферма төзегәндә – ел башына 3 тән дә ким булмаска тиеш, ә 5 башка мини-ферма төзегәндә – ел башына 2 дән дә ким булмаска тиеш);
- ШЯХ тарафыннан субсидия алган көннән 6 ай эчендә мини-ферма 50 % төзелергә тиеш;
- киләсе 6 ай дәвамында мини-фермада сыерларның баш санын 8 һәм 5 башка чаклы җиткерергә;
- ШЯХ фермада сыерларны тиешле санга җиткергән көннән 5 ел дәвамында аларның баш санын (5 һәм 8) сакларга бурычлы.
Төзелеш материаллары бер хуҗалыкка исәпләгәндә 120 дән 600 кв. метрга чаклы мәйданлы бер объектка берьюлы бирелә:
- пило (урман) материаллар – 10 куб.м (1 куб.м бәясе 3900 сум тирәсе);
- цемент – 1 тонна, бәясе 7 мең сум тирәсе;
- керамзит блок – 1000 данә (5 башка мини-ферма төзелешенә) һәм 1500 данә (8 башка), бәясе 1 данәсе 45 сум тирәсе (керамзит блок бәясеннән артып китмәгән суммага башка төзелеш материалы да алырга була).
Субсидия күләме мини-ферма төзелешендә смета бәясенең 70 %нан артмаска тиеш.
Субсидия алу өчен ШЯХ башлыклары АҖ башкарма комитетларына тиешле документларны тапшыралар, аннан АҖ башкарма комитетлары аларны теркәгәннән соң ШЯХ ны тикшерәләр, белешмә - расчет төзиләр һәм документларны районның конкурс комиссиясенә җибәрәләр, алар исә соңгы карарны чыгара.
Субсидия алучылар субсидия алган көннән алып 2 ай эчендә АҖ башкарма комитетларына мини-ферма төзүгә төзелеш материаллары сатып алу факты турында раслаучы документлар тапшырырга тиеш. Файдаланылмаган субсидияләр субсидия алган көннән 2 ай үткәннән соң ирекле тәртиптә 30 көн эчендә кире кайтарылырга тиеш. Шулай итмәгәндә аны мәҗбүри төстә түләттерәчәкләр.
Бюджет акчаларын файдалануда контрольлек итү эше районның финанс-бюджет палатасына йөкләнгән.
Азат МУСИН
Нет комментариев