Бүген Чаллы Башы авылында Өлкәннәр көненә багышланган «Супер әби» бәйгесе узды
Җәмгыять

Бүген Чаллы Башы авылында Өлкәннәр көненә багышланган «Супер әби» бәйгесе узды

«Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр — әби-бабайлар турында алай еш уйламыйбыз.

Бигрәк тә мондый болгавыр заманда балаларыбызны миһербанлы, шәфкатьле итеп тәрбия кылырга әбиләребезнең ярдәме бик кирәк.

Бүген Чаллы Башы авылында Өлкәннәр көненә багышланган «Супер әби» бәйгесе узды

Бүгенге бәйгедә авылыбызда олы хөрмәткә лаек булган биш әбиебез катнашты. Алар төрле сынауларда (үзем турында үзем, аш-су остасы, татлы сүзләр, дога-аятьләр уку, кызыклы уеннар, оныклар котлавы ) катнашып, төрле номинацияләрдә дипломнар алдылар һәм түбәндәге номинацияләрдә җиңүче булдылар:

Бүген Чаллы Башы авылында Өлкәннәр көненә багышланган «Супер әби» бәйгесе узды

„Супер әби“- Ибраһимова Флера
„Иң зирәк әби“- Гильманова Гөлия
„Иң җаваплы әби“ — Илалова Наилә,
„Иң заманча әби“ — Шарапова Илсөяр,
„Иң уңган әби“ — Сабитова Фәния.

Кадерлеләрдән кадерле, сөйкемлеләрдән сөйкемле, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы әбиләребез! Сез безнең өчен бик кадерле. Картаймыйча, ярдәм итеп яшәгез, урыннарыгыз һәрчак өйнең түрендә булсын», — дип хәбәр итәләр безгә Чаллы Башы мәдәният хезмәткәрләре.

Бүген Чаллы Башы авылында Өлкәннәр көненә багышланган «Супер әби» бәйгесе узды

Бүген Чаллы Башы авылында Өлкәннәр көненә багышланган «Супер әби» бәйгесе узды

Бүген Чаллы Башы авылында Өлкәннәр көненә багышланган «Супер әби» бәйгесе узды


Нет комментариев