Нефтьчеләр мәктәпләргә хәйрия ярдәме күрсәткән
Авыл хуҗалыгы

Нефтьчеләр мәктәпләргә хәйрия ярдәме күрсәткән

Яңа уку елы алдыннан «Татнефтепром» ААҖ районның ике мәктәбенә 460 мең сумнан артык суммада хәйрия ярдәме күрсәткән.

Нефтьчеләр Акбүре мәктәбенә 4 компьютер, 3 проектор, 15 туп (футбол, волейбол), 8 парта, 16 урындык һәм 1 принтер алып килгән. 
Акбүредәге «Кояшкай» балалар бакчасы да бүләксез калмаган. Балалар бакчасына 8 урындык, балаларның киенү-чишенү бүлмәсе өчен 6 шкаф, персоналга 4 өстәл һәм 4 урындык алып килгәннәр һәм тапшырганнар.
 Районның тагын бер мәктәбе - Черемухово мәктәбенә - стенага элә торган ЖК-телевизор бүләк ителгән.
Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре нефтьчеләргә шундый бүләкләре өчен рәхмәт белдергәннәр.


Нет комментариев