Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ноябрь аена рәхим итегез

Бакчачыга ял итәргә иртәрәк.

Ноябрь аенда бакчада куакларны кисү, бәйләү һәм үсентеләр утырту, шулай ук шифалы җиләкләр җыю кебек эшләр башкарыла.
Балан
Ачык кызыл төстәге җиләкләр кошларны үзенә җәлеп итә, алар өлгергәнме, юкмы - барысын да чукыйлар. Шуңа күрә күпләр баланны иртәрәк җыялар, ләкин аларны җыю вакыты чикләнми, каты салкыннарга кадәр калдырырга да мөмкин, алар тәмлерәк кенә була. Кар яуса да, кышкы һава торышында да балан үзенең шифалы файдасын югалтмый. 
Андреевка авылында яшәүче Борис Сергеев баланны октябрь уртасыннан җыя башлый (ул аның бакчасында үсә). Күп итеп - чиләкләп җыя һәм күршеләренә тарата, үсентеләрне дә казып чыгарып, аларны үз бакчаларында шундый табигать бүләге үсүен теләүчеләргә өләшә.
Борис Сергеев баланны - сәламәтлек хәзинәсе, дип саный. Аны теләсә нинди авыруны дәвалауда кулланырга мөмкин.  Кышкылыкка әзерләнгән җиләк салкын тиюдән сакланырга һәм иммунитетны ныгытырга ярдәм итә. Табиблар баланны диабеттан интегүчеләргә даими кулланырга киңәш итә.
Без сөйләп кенә үтмәскә, ә баланның файдасын дару үләннәре энциклопедиясеннән җентекләп белергә булдык. Балан иң файдалы җиләк-җимешләр исемлегенә кергән. Ул түбәндәгеләргә файдалы:
- балан шикәр диабеты белән авыраучылар организмында алмашу функцияләрен нормальләштерергә булыша, инсулин секрециясен көйләүгә уңай йогынты ясый. Баланны куллану авитаминоздан саклый һәм организмга арыганлык белән көрәшергә ярдәм итә.
-  файдалы җимеш панкреатиттан зыян күрүчеләр организмыннан токсиннарны чыгарырга булыша, бу исә ашказаны асты бизенә яхшырак эшләргә мөмкинлек бирә (чирнең кискен чорында балан куллану тыела).
- кислота кимү белән гастрит вакытында белгечләр баланнан ясалган эчемлек кулланырга киңәш итә. Аны әзерләү өчен җиләкләрне изеп, өстенә кайнар су агызырга кирәк (20 г җиләккә бер стакан су исәбеннән). Аннары дүрт сәгать көтәргә һәм ярты стакан күләмендә көненә 4 тапкыр эчәргә.
- бавыр чирләре булганда, балан согын һәм аның нигезендә ясалган эчемлекләр куллану яхшы. Балан бавырны чистарта, кан составын яхшырта, бу - бавырга булган йөкләнешне киметә. Шулай ук балан җимешләре составында эчәклекне чистартуга ярдәм итүче байтак кына витаминнар, минераль матдәләр дә бар. Баланны шулай ук холецистит, колит вакытында, геморрой, подаградан, эч катканда кулланалар. Әмма баланны кулланганчы, табиб белән киңәшләшү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев