Пайлар өчен түләүләр дәвам итә
Яңа Чишмә районында авыл хуҗалыгы карамагындагы 36,9 мең гектар җир арендаторларда, ягъни авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрендә файдалануда тора.
Халыкның җир пайларын арендага алган өчен арендаторлар милекчеләргә ашлык, печән, хезмәт күрсәтү һәм акчалата средстволар рәвешендәге килешүләр буенча 47,2 млн. сумга якын түләргә тиеш (яки 1 гектарга 1300 сумга якын).
Атна башына милекчеләргә ашлык, печән һәм акча рәвешендә 21,9 млн. сум түләнгән. Шул исәптән 8,9 млн. сумлык 867 тонна ашлык, 690 мең сумлык 294 тонна печән һәм 11,2 млн. сумга якын акча. Шулай ук арендаторлар милекчеләр өчен 670 мең сум күләмендә НДФЛ түләгән.
12 КФХ җир милекчеләре белән тулысынча исәп-хисапны өзгән, эре агрофермаларда да («АгроРаздолье», «Закрома», «Агро-Основа» ҖЧҖ) бу эш алып барыла.
Җир пайларын арендалау өчен исәп-хисаплар 2025 елның декабрь башына тәмамланырга тиеш. Хәзер районның торак пунктларында пайчылар белән җыелышлар бара, анда арендаторларның хисаплары тыңлана һәм 2026 елга договорлар төзү һәм аренда түләүләре күләме мәсьәләләре турында фикер алышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев