Полиция Кыш бабае белән Яңа ел
Погонлы Кыш бабай шефлыкка алынган гаиләләргә барачак.
«Полиция Кыш бабае» Бөтенроссия акциясе кысаларында РЭЭБ хезмәткәрләре яңа ел алды көннәрендә һәм яңа ел бәйрәмнәрендә күзәтүчесезлекне һәм көнкүреш җинаятьчелеген кисәтү буенча профилактика субъектлары вәкилләре белән берлектә имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә - балигъ булмаган балалар яшәгән гаиләләрдә булачак.
Чара балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, караучысызлыкны, көнкүреш җинаятьчелеген профилактикалау эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, балаларга социаль куркыныч янаган социаль яктан имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.
«Полиция Кыш бабае» акциясе 25 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев