Район кырларында
Районның барлык авыл хуҗалыгы оешмалары бөртекле һәм бөртекле — кузаклы культураларны җыюга керештеләр.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча 26 июльгә 8100 гектардан артык бөртекле, нигездә, көзге культуралар җыелган.
23 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 28,4 центнер тәшкил итә. Тамырдагы дымлылык — 14-20 %. Киптергечләр булган урыннарда урып-җыю турыдан-туры бара. Көн саен басуда 55-60 комбайн эшли.
«Закрома» ҖЧҖдә һәм «Нурхамәтов З. М». КФХда горчицаны теземнәргә салуга керешкәннәр.
Игеннәрне урып-җыю белән беррәттән азык әзерләү дә дәвам итә. 8 мең тонна печән әзерләнгән һәм 13 мең тонна сенаж салынган. Узган елгы запасларны исәпкә алып, 1 шартлы баш терлеккә 18 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнгән (бөртек фуражын исәпкә алмаганда).
Көзге культураларны чәчү өчен туфрак әзерләү эшләре дә башкарыла (алар 15 мең гектарга якын мәйданда чәчеләчәк) Шуларның 11 мең гектары чиста пар кырлары. Барлык хуҗалыкларда да уҗым культуралары орлыклары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев