Район кырларында
Авыл хуҗалыгы

Район кырларында

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 19 сентябрьгә булган оператив мәгълүматлары буенча, районның авыл хуҗалыгы оешмаларында бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнгән, башка төр авыл хуҗалыгы эшләре дәвам итә.

Бөртекле культуралар барлыгы 30 мең гектардан артык мәйданда җыелган. 93 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш - гектарыннан 31,3 центнерны тәшкил итә. 3 мең гектарга якын май орлыгына көнбагыш җыясы кала.
Техник культураларны җыю эшләре дәвам итә. 19 сентябрьгә 16 мең гектардан артык җитен, горчица, рапс җыелган, бу барлык мәйданның 50 %ын тәшкил итә. Уртача уңыш - гектардан 20 центнер.

Көзге культуралар 14,5 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу чәчүгә планлаштырылган мәйданнарның 67 %ын тәшкил итә. Туфракны туңга сөрү 17,5 мең гектарда (барлык мәйданның 60 %ында) башкарылган.

Терлекләрне кышлату өчен 4500 тонна салам, 15,5 мең тонна печән әзерләнгән, бу кирәк булган күләмнән 2 мәртәбә артыграк.

«Закрома» ҖЧҖдә һәм «Зубов А.В.» КФХда силос салу эшләре дәвам итә. Инде 8100 тонна силос салынган.


Нет комментариев