Район кырларында
14 майга бөртекле сабан культуралары чәчү мәйданнарының яртысында чәчелде.
«АгроРаздолье» ҖЧҖендә, «Чишмә – Агро» ҖЧҖендә, «Архангельское «КФХ» ҖЧҖендә, «Закрома» ҖЧҖендә чәчү темплары әйбәт, кайбер кече КФХлар сабан культураларын чәчүне төгәлләделәр инде.
Җылылык яратучы соя, җитен һәм көнбагыш культураларын чәчү башланды.
Минераль ашламалар кайтару дәвам итә: соңгы көннәрдә 65 тонна кайтарылган. Барысы 24,7 мең тонна ашлама, шул исәптән 16,7 мең тонна – азотлы, 8 мең тонна – катлаулы ашлама тупланган. 1 гектарга исәпләгәндә ул 137,7 кг туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев