Район кырларында
Азык әзерләү белән беррәттән, район хуҗалыклары бөртекле культураларны җыюга да күчәләр.
Авыл хуҗалыгы оешмалары 6600 тоннага якын печән әзерләделәр һәм 16 мең тоннадан артык сенаж салдылар. Сенаж салу өчен күпьеллык үләннәрнең беренче чабымы һәм берьеллык үләннәр файдаланылды.
«АгроРаздолье»дә көзге бодай һәм көзге рапс җыялар. Әлегә 540 гектарда көзге бодай (уңдырышлылык – 57,3 ц/га) һәм 300 гектарга якын көзге рапс (уңдырышлылык – 30 ц/га) җыелган. Белгечләр ашлыкның уңышы тагын да югарырак булачак, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев