Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район Мәдәният йорты фасады яңартыла

Капремонттан соң РМЙ фасады бик тә матур булачак.

Агымдагы елда райондагы ҮКС (үзәк клуб системасы) «Татнефть» хәйрия фондының 25 млн.сумлык грантына ия булды. Грант акчаларын Яңа Чишмә РМЙ бинасын капиталь ремонтлауга юнәлдерергә дигән карар кабул ителгән иде.
Төп ремонт РМЙ бинасының фасадын барлык периметры буенча яңартуны үз эченә ала - төрле төсләрдәге керамогранит белән тышлау.
 Эшләрне башкаруга үткәрелгән конкурста Нурлат шәһәреннән «Континент» ҖЧҖсе откан. Төзүчеләр июль азагында эшкә керешкән һәм РМЙның тышкы ягы бик тә матур булачак. 
Капремонт кысаларында фасадны тышлаудан тыш, РМЙ, ҮКС (үзәк китапханә системасы) һәм БИҮдә (балалар иҗат үзәге) керү төркемнәрен, витражларны  ремонтлау планлаштырыла.
Төзүчеләр шулай ук түбәне өлешчә (су агып торган урыннарны) минераль мамык белән җылытачаклар.
- Әгәр акча җитсә, тамашачылар залына, фойега, бәдрәфләргә ремонт ясасаң да начар булмас иде, - диләр РМЙ хезмәткәрләре. 
РМЙның алгы ягы бик тә матур килеп чыга. Фото: А. Мусин, «ЯЧХ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев