Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районның иң яхшы комбайнчысы автомобиль белән бүләкләнде

«АгроРаздолье» ҖЧҖдән Александр Кочетов 2022 елның иң яхшы комбайнчысы дип танылды

Совет утырышы

Яңа Чишмә муниципаль район Советының 29 нчы утырышында районның социаль-икътисади үсеше һәм 2023 елга бюджет мәсьәләләре каралды. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутатлары Алсу Тарханова һәм Шамил Яһудин катнашты. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Районның 2023 елга һәм 2024-2025 план елларына социаль-икътисади үсеш фаразы турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова чыгыш ясады.

2022 елда тулай территориаль продукт күләме 118% үсеш темплары белән 30 млрд. сум көтелә. Сәнәгать предприятиеләре 29,2 млрд. сумлык продукция төяп озаткан, авыл хуҗалыгының тулай продукциясе күләме 4,7 млрд.сумнан артыр дип көтелә. 2022 елда җан башына уртача бер айга 26 мең сум күләмендә акча кереме көтелә, үсеш - 2021 елга карата 8,5%. 2023 елда җан башына керемнәр 28,7 мең сумга кадәр артыр дип көтелә.

2023 елга район бюджеты турында финанс-бюджет палатасы рәисе Наталья Завалишина хәбәр итте. 2023 елга район бюджетының керемнәре һәм чыгымнары 664,4 млн.сум булыр дип фаразлана. Чыгымнарның иң зур өлеше – социаль-мәдәни өлкә, алар 500 млн. сумнан артык булачак.

Бюджет проекты буенча фикер алышуда Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина катнашты, нәтиҗә белән контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин чыгыш ясады. Депутатлар 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына район бюджетын кабул иттеләр.

Аннары депутатлар район Советы эшенең перспектив планын расладылар, аның белән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады.

Утырышта «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең Мактаулы гражданины» исемен бирү мәсьәләсе каралды. Әлеге исемне бирү өчен документларны карау комиссиясенә Буревестник, Петропавел, Әдәмсә авыл җирлекләреннән 4 үтенечнамә кергән.

Виктор Вечканов (архимандрит Дорофей, Мәскәү өлкәсендә Свято-Троицкая Сергиева Лавра башлыгы) Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсен төзүгә зур өлеш керткән.

Бакташ авылында «Мәсәния» мәчете төзелеше эшмәкәр Рифгать Закиров тарафыннан финансланган, ул хәзер Түбән Камада яши.

Владимир һәм Мария Козловлар гаиләсенең хәйрия чаралары хисабына Петропавел Бистәсендә Николай Чудотворец храмы тулысынча төзелгән. Гыйбадәтханә 2013 елдан бирле эшли.

«Буревестник» транспорт компаниясе җитәкчесе Вячеслав Улитин Волчья Бистәсендә Изге Косьма һәм Дамиан гыйбадәтханәсен төзүдә төп хәйрия ярдәме күрсәткән.

Югарыда санап үтелгән хәйриячеләр Яңа Чишмә районының Мактаулы гражданнары булды, утырышта катнашучы Мария Козлова һәм Рифгать Закировка район башлыгы Вячеслав Козлов тиешле таныклыклар һәм күкрәк билгеләре тапшырды.

ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Ренат Габетдинов һәм Луиза Исхакова, шулай ук «АгроРаздолье» ҖЧҖ комбайнчысы Александр Кочетов бүләкләнде.

«ТР Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хатлары белән район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүче Мария Губкина һәм район Советының оештыру бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева бүләкләнде.

Аннан соң «Иң яхшы комбайнчы – 2022» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды һәм 50шәр мең сумлык сертификатлар тапшырылды. «Архангельское «КФХ» ҖЧҖдән Тимофей Митрофанов, «Козлов В.А.» КФХдан Андрей Козлов, «Козлова М. И.» КФХдан Михаил Барсуков, Илсур Гайфиев, Алексей Козлов, Айдар Халиков, Александр Кочетов, Анатолий Ильгузин, Айрат Закиров, Андрей Митрофанов (барысы да  «АгроРаздолье» ҖЧҖдән) һәм «Агро-Основа» ҖЧҖдән Владимир Нестеров иң яхшы комбайнчылар дип танылды.

Комбайнчылар арасында район ярышында абсолют җиңүче дип 9307 тонна ашлык суктырган «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Александр Кочетов танылды. Аңа төп бүләк – «Шевроле-Нива» автомобиле тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев