Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Район буенча 100 мең тонна бөртек суктырылган

Игеннәрне урып-җыю эшендә игенчеләр арасында хезмәт ярышының чираттагы бишкөнлегенә йомгак  ясалды. Урып-җыю эшләре азагына якынлаша һәм күп комбайнчылар  суктырып алган уңыш 1,0-1,5 мең тоннадан артык тәшкил итә, ә район буенча 100 мең тонна бөртек суктырылган.

Әлеге бишкөнлектә “Козлова М.И.“ КФХдан Михаил БАРСУКОВ алда. “Лексион - 540“ комбайнында ул үзенең  ярдәмчесе Владимир ФОКЕЕВ белән 5 көндә 186 тонна бөртек  суктырган, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 1202 тонна.
“Анисимов О.А.“ КФХ-дан Александр АНИСИМОВ шулай ук үзенең ярдәмчесе Евгений ХРАМЫШЕВ белән дүрт 5 көнлек  алдынгылары булып торалар. Соңгы 5 көндә алар Дон-1500 комбайнында 265 тонна ашлык суктырганнар, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 1665 тонна.
“Акрос“ һәм “Мега“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында “Кулон“ а/ф-дан комбайнчы Александр КОЧЕТОВ үзенең ярдәмчесе Сергей БАДЯЕВ белән бу 5 көнлектә җиңүчеләр дип танылганнар. “Мега - 360“ комбайнында алар 208 тонна бөртек суктырганнар, ә барлыгы - 1224 тонна.
“Вәлиев Ф.Р.“ КФХ-дан тәҗрибәле комбайнчы Михаил КОЗЫРЕВ (рәсемдә уртада) хәзер башка фермерларга булыша. 5 көндә ул 251 тонна ашлык суктырган, “Нива“ һәм “Енисей“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында алдынгы  булган.
 Шоферлар арасында инде менә икенче 5 көнлек рәттән “Кулон“ а/ф-дан МАЗ шоферы Марат ГАЛИМОВ алда бара. Аның күрсәткечләре - 5 көндә 600 тонна, ә барлыгы 3327 тонна бөртек ташыган. 
Барлык бишкөнлек алдынгыларына акчалата премияләр һәм кызыл әләмнәр тапшырылган.
Азат МУСИН

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев