-Кайчандыр шәһәрдә дә яшәп карадык, өч балабыз да Чаллыда туды, тик 1992 елны кабат авылга кайттык, шәһәр тормышы ошап бетмәде, балалар белән матди яктан авыргарак туры килде, хезмәт хакы җитми иде. Тубылгы Тауга кайтып, зур йорт кордык, хәзер шунда яшибез, - дип сөйли Резедә.
Кызлары Гөлгенә һәм 5 яшьлек оныклары Рания белән бергә яшиләр. Өч ел элек Гөлгенә ШЯХ кредиты, быел әтисе 5 елга ШЯХ кредиты алган, ул акчага 2 баш сыер, бозау, ашлык сатып алганнар. Хәзер Исмәгыйлевлар дүрт баш савым сыеры, дүрт үгез һәм биш кечкенә бозау асрыйлар. 4 сыердан көненә 60 литр сыйфатлы сөт савалар. Күптән түгел алар районнан бүләккә саву аппараты алдылар. Гыйнвар аенда сөт бәясе 16 сумнан артып киткәч, савым сыерларын арттырырга ниятләгәннәр. Тик хәзер төп проблемалары - сөт өчен вакытында акча ала алмыйлар.
-Эшлибез, тырышабыз-тырмашабыз, сөтнең майлылыгы да 4% , акчасын икешәр ай көтәбез, хәтер кала, билгеле. Күптән түгел июньнең 1 яртысы өчен 12 сумнан (кг) исәп-хисап ясадылар. Халыкның сыер асрау теләге бетә. Сөтнең бәясе 8 сумга калачак, дип тә куркыталар. Шуңа да күпләр малларын бетерү ягын карый: кем сата, кем суя. Безнең авылда шундый тенденция яши. Алган кредитларны түлисе бар бит, хуҗалык табыш китермәгәч, аны нәрсә белән түләргә соң? Бөтен өмет үгезләрдә, ә аларны әле үстерәсе-симертәсе бар.
-Үстергәнне сатуы да авыр әле, - дип дәвам итәләр Резедә белән Гөлгенә. - Малны кая урнаштырыйк, итләтә сатыйкмы, башлатамы дип баш ватабыз. Кышын шәһәрдә үгез ите саттык, көчкә 60 мең сум акча җыелды, чөнки шәһәр җирендә базарларда ит күп, сатып алучы бик сайлана. Өмет - ярминкәгә кала. Күптән түгел башлата (тереләй) бер үгезне 50 мең сумга сатып җибәрдек, суеп сатсаң, 75 мең сумга төшәсе иде. Фәнис "Сөт иле" "Яңа Чишмә" филиалының Тубылгытау бүлекчәсендә тракторчы булып эшли. Җәйге чорда ул гел эштә була, өенә йокларга гына кайта. Шулай да, үз мал-туарларына азык хәзерләргә тырыша. Нигездә, ул печән хәзерләү, сарайларны чистарту өчен җаваплы, хатын-кызлар малларны ашаталар, эчертәләр, савалар. Резедә үзе 16 яшеннән сыер савучы булып эшләгән, әнисе авыргач, карарга дип эштән киткән. Әнисе вафат булгач, зур хуҗалыкны үзе караган. -Шундый зур хуҗалыкка азыкны ничек хәзерләп бетерәсез, - дип кызыксындык.
-Пай өчен ашлык бирәләр, пай җирләрен (үзебезнекен дә, туганнарныкын да) чабабыз, ташландык җирләр дә байтак. Яллап та чаптырабыз, үзебез дә чабабыз, үзем пресслап, кайтарам, - дип сөйли йорт хуҗасы.
-Хуҗалыгыгызны киңәйтү нияте бармы?
-Әлбәттә, гомер буе терлек асрыйбыз, аннан башка ничек инде. Балалар мәктәптә укыганда бездә 11 баш МЭТ бар иде. Бу кредитларны капласак, бәлки тагын алырбыз. Хәзер оныкларыбыз да бар, димәк яшебезгә һәм сәламәтлегебезгә зарланмыйча, икеләтә эшләргә кирәк. Планыбызда - түбәне, сарайдагы идәннәрне алыштыру. Ирем исә улым Фәнил белән берсендә бу эшне башкарды инде, икенчесендә генә калды. Улым белән кызым Ләйсән Яр Чаллыдан булышыр өчен гел кайтып торалар, - диде Резедә. Әлегә сөт өчен акча бирмиләр, кредитларны Зирекле хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Гөлгенә үзенең хезмәт хакыннан түли, әтисе эштә ала.
Күптән түгел Фәниснең "Кыр геройлары-2014" конкурсында җиңүен дә белдек. 21 июньдә "Просто молоко" ИКның актлар залында 2014 елның язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча "Сөт иле" ҖЧҖ филиалларындагы иң уңган хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булып үткән. Фәнис Миннәхмәт улы "Көзге игеннәрне һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру" номинациясендә икенче урынны яулаган. Ул әлеге тантанага хатыны белән бергә барган. Икәү төшкән фоторәсемнәре быел 21 июньдә "Просто молоко" ИК ҖЧҖ-нең "Сөт иле" ("Молочная страна") газетасы битләрендә урын алган. Яшь терлекләр көтүен тулыландырган ике бозау бүләк итеп бирелгән.
Безнең сүзебез кабат бер үк темага әйләнеп кайта.
-Сөткә акча түләгәч, кызыксыну да арта. Ә әлегә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә туганнарга, күршеләргә сатабыз, шәһәрдәге балаларга биреп җибәрәбез (саттырабыз). Безнең теләк бер генә: сөткә вакытында түләсеннәр иде. Чөнки утка, газга квитанцияләр килеп тора, әле яшәргә дә кирәк бит. Сөтне яхшыны тапшырабыз. Эшлисең, эшлисең, ә хуҗалыктан бирем юк, шунысы борчый. Хәер, үгезне ничек булса да сатарбыз, тик менә сөтне... Шикаять юк, әмма кредитларны түләр, хуҗалыкны киңәйтер өчен акча кирәк. Ни өчен сөткә вакытында түләмиләр, без белмибез. Соңармый исәп-хисап ясый торган урынга тапшырасыбыз бик килә.
Ольга ИВАНОВА
Нет комментариев