Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Шахмай музеенда «Безнең укытучыларыбыз!» дип исемләнгән чара булып үткән

Укытучылар көне алдыннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында «Безнең укытучыларыбыз!» дигән чара оештырылган. Бу хакта редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова хәбәр итә.

Бәйрәмгә Шахмай мәктәбе укытучылары һәм ветеран укытучылар чакырылган. Чара мәктәп тормышы белән бәйле хәтер-хатирәләрне барлаудан башланып киткән. Аннан соң кунаклар «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дип аталган уенга керешкәннәр. Уен дәвамында барлык укытучыларның да кәефләре күтәренке булган, катлаулы һәм шул ук вакытта кызыклы биремнәрне алар бик теләп чишкәннәр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам иткән. 
-Барлык укытучыларны да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, илебезнең тыныч булуын, матур тормышлар телибез, ди Гөлүсә Баһаветдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев