Шахмай музеенда мәктәп укучылары белән «Туган көнең белән, Татарстан!» дип аталган чара булып узган
30 августта Татарстан Республикасы халкы Татарстан республикасының оешу көнен бәйрәм итә.
Шахмай музеенда мәктәп укучылары белән «Туган көнең белән, Татарстан!» дип аталган чара булып узган.
Бу тантаналы вакыйга алдыннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында башлангыч сыйныф укучылары белән танып-белү сәгате узган. Бу хакта редакциягә филиал мөдире Гөлүсә Баһаветдинова хәбәр итә.
Балаларга Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихы турында сөйләгәннән соң, аларны Татарстанның Дәүләт символикасы белән таныштырганнар, викторина башланган.
«Балалар сорауларга җаваплар бирделәр, безнең республикага кагылышлы табышмакларны чиштеләр. Мавыктыргыч уеннан соң балалар «Туган көнең белән, Татарстан!» дигән котлау открыткалары ясадылар», - дип яза Гөлүсә Баһаветдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев