Шәхси хуҗалыклар 2600 тонна сөт саткан
2024 елның 5 аенда шәхси хуҗалыклардан 2598 тонна сөт сатылган. Халыкның хезмәт активлыгы мәсьәләләре АҖ башлыклары һәм сөт әзерләүчеләр белән үткәрелгән киңәшмәдә каралды.
Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады. Май ахырында Баулыда хезмәт активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе узды. Безнең район 2023 ел нәтиҗәләре буенча республика рейтингында 39 нчы урында тора. Бу, беренче чиратта, терлекләрнең баш саны кимү, сөт әзерләү буенча кооперативларның аз булуы һ. б. белән бәйле.
Бүгенгесе көндә халыкта 4800 баш МЭТ бар, шул исәптән 1820 сыер, 920 дуңгыз, 3600 баш сарык һәм кәҗә. Черемухово, Шахмай, Петропавел АҖләрдә терлекләрнең баш саны сизелерлек кимегән, ә Яңа Чишмә һәм Чабаксар АҖдә арту күзәтелә.
5 айда халык 2598 тонна сөт саткан, бу узган елгы дәрәҗәдән 230 тоннага кимрәк. КМС заводына 909 тонна, “Туган як” кооперативына 611 тонна, “Шешминка” кооперативына 195 тонна, башка төр сатуга 490 тонна сөт тапшырылган.
Шунысы куанычлы, быел сөткә сатып алу бәяләре 2023 ел дәрәҗәсеннән күпкә югарырак. 5 айда сөт өчен уртача исәп-хисап бәясе 28,25 сум/кг тәшкил итә, бу 2023 ел дәрәҗәсеннән 8 сум 10 тиенгә (кг) югарырак. Безнең районда оештырылган «Шешминка» кооперативы халык белән 28 сумнан (кг) исәп-хисап ясый, бу югары бәя.
Агымдагы елда да шулай ук ШЯХга ярдәм итү өчен субсидияләр бүлеп бирелә. Халык 5 млн сумга якын акча алган, шул исәптән 3,5 млн сум - сыерлар һәм кәҗәләр тоту чыгымнарын каплау өчен.
Чыгыш ясаучы шулай ук халык тарафыннан сатып алынган яшь терлек һәм кош-кортлар турында да хәбәр итте (154 баш яшь МЭТ, 200 дән артык дуңгыз баласы, 300 гә якын сарык, 7500 бройлер, 450 күркә, 6100 тавык, 1650 үрдәк һәм 2300 каз сатып алынган).
Халык печән әзерли. Терлекләрнең баш санын исәпкә алып, 12 мең тоннага якын печән әзерләргә кирәк. Әлегә 1400 тонна гына әзерләнгән (2023 ел запасын исәпкә алып).
Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Вячеслав Козлов быел үләннәр начар түгел, печәнне бөтен җирдә әзерләргә мөмкин, авыл хуҗалыгы оешмалары да ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте, шулай ук АҖ башлыкларына терлекләрнең баш санын саклап калуны контрольгә алырга кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев