Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районында шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны күпме

2023 елның 1 гыйнварына районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында (ШЯХ) 4803 баш МЭТ исәпләнә, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 27 башка күбрәк.

Сыерлар саны 1940 баш тәшкил итә, бу узган елдагыдан 9 башка кимрәк (99%), дуңгызлар - 850 баш (132 башка азрак - 86%), сарыклар һәм кәҗәләр саны - 3573 баш (85 башка күбрәк - 102 %).

Шулай ук ШЯХларда 27.5 меңнән артык кош-корт, 247 ат һәм 2076 умарта оялары бар.

Иң күп МЭТ Шахмай АҖдә - 1208 баш, 300-400шәр баш МЭТ Архангел, Акбүре, Зирекле, Тубылгы Тау, Әдәмсә һәм Черемухово авыл җирлекләрендә асрала. Буревестник АҖдә (76 баш), Красный Октябрьдә (107) һәм Ленинода (139 баш) МЭТнең баш саны бик аз, калган АҖләрдә - 200 баштан 300гә кадәр.

 1940 баш сыерның 582се Шахмай АҖдә, Акъяр, Архангел, Екатерина, Зирекле, Тубылгы Тау, Әдәмсә, Черемухово авыл җирлекләрендә 100 баштан алып 200гә кадәр сыер бар. Буревестник АҖдә барлыгы 32, Красный Октябрьдә - 38, Ленинода - 42, Акбүредә - 48, Яңа Чишмәдә 64 баш.

Әлеге авыл җирлекләре башлыкларына уйланырга кирәк. Аларның барысы да яңа хезмәт автомобильләре белән тәэмин ителгән, яхшы хезмәт хакы алалар, ә эш нәтиҗәсе түбән. Терлек асраучы хуҗалыкларга терлек азыгы белән тәэмин итүдә, сыерларны орлыкландыруны оештыруда һәм башка хуҗалык мәсьәләләрендә дә ярдәм итәргә кирәк.

2023 елның 1 гыйнварына (2022 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда) Акбуре, Буревестник һәм Черемухово авыл җирлекләре терлекләрнең барлык төрен дә арттырып, саклап кала алганнар.

Сарыклар һәм кәҗәләр барлык авыл җирлекләрендә дә бар, иң күбе - Зирекледә (564 баш), Шахмай АҖдә (509), ә менә Буревестник, Екатерина һәм Черемухово АҖләрдә алар 100 баштан кимрәк.

Әлеге мәгълүматлар белән статистика бүлеге җитәкчесе Валентина Прыткова авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән үткән киңәшмәдә чыгыш ясады.

Район башлыгы Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда азык белән тәэмин итү ягыннан барысы да яхшы, эре авыл хуҗалыгы оешмалары («Закрома» ҖЧҖ) ай саен 40-50шәр баш бозау сата ала, тик аларны, нигездә, үзебезнең район кешеләре түгел, ә Аксубай районыннан килеп алалар. Авыл җирендә яшәп, район халкының күпчелеге терлек асрый ала һәм барлык җирлек башлыклары терлекләрнең баш санын арттыру буенча халык белән конкрет эшләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев