Комбайнчылар арасындагы хезмәт ярышы алдынгылары арасында "Яңа Чишмә" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсе комбайнчысы Илнар Сәхәбиев та бар.
Урып-җыю эшләре башланганнан бирле ул үзенең "Лексион-560" комбайнында 10891 центнер бөртек суктырган (18 августка). Комбайнда ул үзе җиденче сезон эшли, ә урып-җыю эшләре тәмамлангач КамАЗ-га утыра.
-Башта мин Түбән Камага киткән идем, әмма шәһәр...
Комбайнчылар арасындагы хезмәт ярышы алдынгылары арасында "Яңа Чишмә" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсе комбайнчысы Илнар Сәхәбиев та бар.
Урып-җыю эшләре башланганнан бирле ул үзенең "Лексион-560" комбайнында 10891 центнер бөртек суктырган (18 августка). Комбайнда ул үзе җиденче сезон эшли, ә урып-җыю эшләре тәмамлангач КамАЗ-га утыра.
-Башта мин Түбән Камага киткән идем, әмма шәһәр тормышы минем өчен түгеллеген аңладым, - дип сөйли Илнар. -Бер-ике ел урып-җыю эшләренә генә кайткалап йөрдем, ә аннары бөтенләйгә авылга кайттым. Әгәр намуслы гына эшләсәң, монда да ярыйсы гына хезмәт хакы алырга була, өстәвенә тормыш шартлары да канәгатьләнерлек.
Комбайннардан бөртекне ындыр табагына Илнарның әтисе - Габделхак абый ташый, димәк, Илнарның йөк машинасы ышанычлы кулларда. Габделхак абый мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире булып эшли, әле тагын янгын сүндерү машинасына да хезмәт күрсәтә, ә урак өстендә һәрвакыт хуҗалыкка булыша.
-Хезмәт сөючән, эшне җиренә җиткереп башкаручан һәм намуслы хезмәткәрләр, - дип сөйли алар турында "Яңа Чишмә" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсендә башкаручы директор Әдһәм Сибгатуллин. -Илнар һәрчак яхшылар исемлегендә. Язгы чәчү вакытында хезмәт хакыннан тыш яхшы эшләгәне өчен 20 мең сум премия алды, хәзер исә беренче 7,5 мең центнер бөртек суктырган өчен 10 мең сум премия белән бүләкләнде, ә хезмәт хакы уртача 60-70 мең сум чыга.
Әтиле-уллы Сәхәбиевларны без басуда очраттык, арпа суктыра иделәр. Габделхак абый КамАЗ белән чираттагы суктырылган бөртекне төяргә килеп туктады, ә беррәттән улына комбайнын карашырга да булышты.
Азат МУСИН
Габделхак һәм Илнар Сәхәбиевлар. Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев