ШӘП БЕЛГЕЧ
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнендә ТР буенча "Россельхозцентр" ФДУ" филиалының Яңа Чишмә бүлеге начальнигы Рәфис Зиниятуллин озак еллар намуслы хезмәте өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде, күптән түгел аңа 50 яшь тулды. Евгений СТАРОВ Кече кызының авыруы Рәфис Зиниятуллинга юбилеен...
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнендә ТР буенча "Россельхозцентр" ФДУ" филиалының Яңа Чишмә бүлеге начальнигы Рәфис Зиниятуллин озак еллар намуслы хезмәте өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде, күптән түгел аңа 50 яшь тулды.
Евгений СТАРОВ
Кече кызының авыруы Рәфис Зиниятуллинга юбилеен билгеләп үтәргә комачаулаган, кызына Санкт Петербургта ясалучы операция кирәккән. Шәп белгечнең берара булмавы эштә дә (районда) сизелгән, район башлыгы Вячеслав Козлов күптән түгел узган киңәшмәдә бу хакта искәртеп тә узган.
1984 елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткан Рәфис бөтен гомерен Яңа Чишмә районы белән бәйләгән. Бер ел артык ул Су хуҗалыгы министрлыгына караган Чистай ПМКсында линия инженеры - мелиоратор булып эшли, 1985 елның августыннан бирле Яңа Чишмә дәүләт орлыкчылык инспекциясен җитәкли. 2007 елда ике оешма: үсемлекләрне саклау буенча станция белән орлыкчылык инспекциясе кушыла һәм яңа бүлекчәне тәҗрибәле агроном Рәфис Зиниятуллин җитәкли.
26 ел Яңа Чишмә җирендә эшләү дәверендә Рәфис кырларның уңдырышлылыгын һәм фермаларның продуктлылыгын арттыру, производствога перспективалы сортлар кертү буенча байтак эш эшли.
Хәзер бүлек орлыклар сыйфатына анализ ясау өчен электрон үлчәүләр, дымлылыкны үлчәү приборлары, термостатлар, киптерү шкафлары кебек заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Эш тулысынча компьютерлаштырылган, Интернеттан файдаланалар. Соңгы елларда Рәфис Зиниятуллин Владимир Козловның фермер хуҗалыгына агроном сыйфатында зур ярдәм күрсәтә. Монда азык һәм бөртекле культураларның алдынгы сортларын, аларны үстерүнең заманча технологияләрен куллана башлаганнар. Быел әлеге фермер хуҗалыгының иң югары уңыш алуга ирешүе дә очраклы хәл түгел, бөртекле культураларның кайбер участоклары гектарыннан 38-40 ар центнер уңыш биргән. Рәфис Яңа Чишмәдә гаилә корып, өч бала тәрбияли. Эштә ирешкән уңышлары өчен Р. Зиниятуллин Рәсәй авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 2005 елда ул "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнә.Рәфис Зиниятуллин эшенә җанын-тәнен биреп эшли, шуңадыр яңачишмәлеләрнең ихтирамын казанган кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев