Сөт бәясе килограммына 32 сум дәрәҗәсендә
Авыл хуҗалыгы

Сөт бәясе килограммына 32 сум дәрәҗәсендә

Районның авыл хуҗалыгы оешмалары сөтнең килограммын уртача 31,80 сумга сата.

Бу узган елгы дәрәҗәдән бер сумга түбәнрәк, әмма 2021-2022 елгы бәяләрдән күпкә югарырак (7-8 сумга).

Район буенча сөт сату күләме көн саен 28 тоннадан артык, бу 2023 ел дәрәҗәсенә карата 51%ны тәшкил итә.

Билгеле булганча, «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Козлова М. А» һәм «Скоков Н. А.» КФХларында савым сыерларын бетерделәр.

— Эшмәкәрләр һәм фермерлар «Агро-Основа» ҖЧҖнең буш биналарын минималь түләү белән арендага ала алалар, — дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов атналык планеркада.


Нет комментариев