Сөт җитештерү 37 тоннага җиткән
Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәркөнне 37 тонна сөт сата, бу 2024 елга караганда 2 тоннага күбрәк (110%).
«Архангельское «КФХ» ҖЧҖдә, «Игенче» ҖЧҖдә, «Зубов А. В.», «Садыйков М. Х.», «Дегтярев М. Н.» КФХларында 2024 ел белән чагыштырганда уңай үсеш күзәтелә.
Продукция сатудан көндәлек табыш 1,6 млн. сум тәшкил итә, бу 2024 ел белән чагыштырганда 550 мең сумга күбрәк. Әлеге күрсәткечләр сөтнең бәясе 43,10 сум/кг тәшкил итүгә бәйле, бу узган елга караганда 11,20 сумга артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев