Сөт сатудан керем - 1 млн сумнан артык
Авыл хуҗалыгы

Сөт сатудан керем - 1 млн сумнан артык

Районның авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 32 тоннадан артык сөт сата, керем - 1,05 млн сум тәшкил итә.

Бүгенгесе көндә сөтнең уртача бәясе 31,9 сум/кг тәшкил итә, бу 2023 ел дәрәҗәсеннән 7,10 сумга артыграк.

Продукцияне сату узган ел белән чагыштырганда 60 % тәшкил итә.

Сөт саву буенча «Закрома» ҖЧҖдә күрсәткечләр яхшы, анда һәр сыердан 20 кг сөт савалар, «Садыйков М. Х.» КФХда һәм «Игенче» ҖЧҖдә - 18-19шар кг. 

Иң күп сөт «Закрома» ҖЧҖдә сатыла - көн саен 11,4 тонна тирәсе.


Нет комментариев