Сөтнең бәясе 42 сумга җиткән
Авыл хуҗалыгы

Сөтнең бәясе 42 сумга җиткән

Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сатыла торган сөтнең 1 килограммга уртача бәясе 42 сумга җиткән, бу 2024 ел күрсәткеченнән 10 сумга артыграк.

Бу көннәрдә һәркөнне 27,6 тонна продукция сатыла, бу 2024 елга караганда 1,8 тоннага күбрәк (109%).

Барлык авыл хуҗалыгы берләшмәләре дә узган ел белән чагыштырганда күбрәк сөт җитештерәләр.

Продукция сатудан көндәлек табыш 1 млн. 150 мең сум тәшкил итә, бу 2024 елдагы күрсәткечтән 370 мең сумга күбрәк.
 


Нет комментариев