Сөт ризыкларына ихтыяҗ зур
Бүгенгесе көндә КМС заводына көн саен 60 тоннадан артык сөт керә, ул тулысынча шунда эшкәртелә, ә май белән коры сөткә ихтыяҗ зур.
Завод директоры Федор Бурчин билгеләп үткәнчә, сөтнең бәясе узган ел белән чагыштырганда килограммы 4 сумга арткан (КФХ-лар өчен - 14 сум 40 тиен, халык өчен - 13 сум).
2012 елда көн саен 20 тоннадан артык сөтне чит шәһәрләргә алып китсәләр, хәзер ул үзебездә эшкәртелә, димәк завод та тулы куәтенә эшли. Бүген завод көн саен эшкәртү өчен читтән 10 тоннадан артык сөт сатып алачак.
Май һәм коры сөткә ихтыяҗ зур, алар 190 һәм 170 сумнан (кг) сатыла.
Район җитәкчелеге тарафыннан катгый даими контроль аркасында хуҗалыклар тапшыра торган сөтнең сыйфаты соңгы араларда шактый яхшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев