Татарстан юлларында пассажирлар ташу: хәлләр торышы катлаулы булып кала бирә
Юл-транспорт һәлакәтләренә үткәрелгән анализдан күренгәнчә, пассажирлар ташу иминлеген тәэмин итүгә күрелгән чараларга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе буенча хәлләр торышы катлаулы булып кала бирә.
2022 елның 5 аенда Татарстан Республикасы территориясендә автобус йөртүчеләр гаебе белән 43 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 60 кеше зыян күргән. ЮТҺләр саны 2гә кимегән очракта да, аларда һәлак булучылар саны 2 кешегә, җәрәхәтләнүчеләр саны 7 кешегә арткан.
Яңа Чишмә Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Евгений Михайлов хәбәр иткәнчә, автобус йөртүчеләр тарафыннан ЮТҺләрне кисәтү һәм булдырмау, шулай ук юл хәрәкәте иминлегенә йогынты ясый торган тупас кагыйдә бозу очракларына юл куймау максатыннан, 2022 елның 8-17 июнендә республикада да, районда да «Автобус» профилактик чарасы үткәрелә.
«Әлеге чара барышында пассажирлар, шул исәптән балалар йөртүче автобусларның куркынычсыз эшләвен контрольдә тотуны көчәйтү буенча эшләр башкарыла.
Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен җәлеп итеп, пассажирлар транспортын тоташ тикшерү буенча эш алып барыла. Аның нәтиҗәләре буенча мәгълүмат ЭЭМ территориаль бүлекчәләренең рәсми сайтларында урнаштырыла.
Юл хәрәкәтен күзәтү вакытында пассажирларны лицензиясез йөртүгә, эшкә техник караусыз чыгуга (чираттагы техник карауны узу турындагы ЕАИСТОда урнаштырылган мәгълүматларны тикшерүне тәэмин итү, автобус җитештерелгән вакыттан 5 ел үтмәгән булса, тикшерү ешлыгы - елга бер тапкыр; 5 елдан артык вакыт узса - ярты елга бер), техник карауны узмаган, төзек булмаган транспорт чараларын линиягә чыгаруга, машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимнарын бозып, шоферларга медицина тикшерүе уздырмыйча һәм автомобильнең техник торышын даими рәвештә тикшерми генә автобусларны эшкә чыгару очракларына аеруча зур игътибар бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев