Бүгенгесе көндә районның күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларында көзге кыр эшләре төгәлләнде, техниканы кышкы саклауга кую бара, тиздән авыл хуҗалыгы инвентарьларын ремонтлый башлыйлар.
13 октябрьгә 44 мең гектар мәйданда туңга җир сөрелгән, бу сөреләсе мәйданның 80%тан артыграгын тәшкил итә. Көн саен 800-850 га җир сөрелә һәм атна дәвамында бу агротехник алымны төгәлләргә кирәк. Мәгълүм ки, җирне көздән сөрү культураларның уңышын күтәрә.
"Кулон", "Яңа Чишмә" агрофирмаларында, "Архангельское", "Скоков Н.А." КФХ-да һәм вак КФХ-да (Г.М. Дәүләтшина, О.М.Барова, С.Н. Тихонов, Н.А. Киселев, А.А. Хорьков) әле сөрелмәгән мәйданнар бар, аграр колледж филиалында да сөрү җирләре эшкәртелмәгән.
Кыр эшләре төгәлләнү белән техниканы кышкы саклауга кую башланды. Аны дөрес кую техникадан файдалану вакытын арттыра, ремонт һәм хезмәт күрсәтү чыгымнары да кими.
Эштән бушаган барлык техниканы чистартырга, юарга, өрдереп чистартырга, гидрошлангларны, каешларын, аккумуляторларны салдырырга кирәк. Комбайннарны, чапкычларны, чәчкечләрне, культиваторларны терәкләргә (стойка) куярга, көпчәкләр җиргә тиеп торырга тиеш түгел (пружиналарга йөкләнеш аз булырга тиеш), аларны агартырга кирәк. Тутыккан урыннар булса, буярга.
Авыл хуҗалыгы машиналарының барысы да махсус мәйданчыкларда торырга тиеш, әгәр дә алар ачык мәйданчыкка куелса, эрегән кар сулары басып китәрлек булмаска тиеш.
Бүгенгесе көндә барлык хуҗалыклар да диярлек техниканы кышкы саклауга куйганнар (агрофирмалардагы комбайннардан кала, алар кукуруз суктыру белән мәшгульләр).
"Яңа Чишмә" а/ф-ның Чертуш, Чаллы Башы һәм Акъяр бүлекчәләре, "Скоков Н.А.", "Зубов В.С.", "Козлова М.И.", "Садыйков М.Х.", "Вәлиев Ф.Р.", "Архангельское" КФХ-лар, "Игенче" ҖЧҖ, "Кулон" а/ф-да техника кышкы саклауга тиешле шартлар үтәлеп куелган.
Шушы эшләрдән соң инде авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау башлана. "Скоков Н.А." КФХ-да тырмаларны, ә "Игенче" ҖЧҖ-дә (җитәкчесе Р.С. Якупов) культиваторларны ремонтлауга керешкәннәр.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев