Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелектәге эшләр торышы

Чаллы Башы АМЙ-да авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә 2015 елның 9 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ башлыгы Татьяна Белоглазованы юбилее белән котлады һәм аңа чәчәк бәйләме тапшырды. Аны шулай ук...

Чаллы Башы АМЙ-да авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә 2015 елның 9 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ башлыгы Татьяна Белоглазованы юбилее белән котлады һәм аңа чәчәк бәйләме тапшырды. Аны шулай ук район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов та ихластан туган көне белән котлады.
Һөнәри бәйрәм - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан Вячеслав Козлов җыелучыларның барысын да бәйрәм белән котлап, игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең һәммәсенә дә исәнлек-саулык, бәхет, иминлек теләде.
Җитештерү күрсәткечләре
9 айга нәтиҗәләрне Леонид Богомолов ясады.
-Уңай күрсәткечләр белән беррәттән тискәре күренешләр дә бар, - дип билгеләп үтте ул. - МЭТ-нең, шул исәптә сыерларның да, шулай ук дуңгызларның һәм атларның баш саны артты, ә менә сарыклар саны кимеде.
1 октябрьгә МЭТ-нең баш саны 15531 баш тәшкил итә, шул исәптә сыерлар - 5090, дуңгызлар - 741, сарыклар - 3755, атлар - 792 баш.
Сөт җитештерүдә 2014 ел дәрәҗәсенә карата 1060 тоннага арту күзәтелә (ә барлыгы 20396 тонна). Бер сыердан савып алынган сөт 4017 кг тәшкил иткән, "Козлова М.И.", "Архангельское", "Вәлиев Ф.Р.", "Нурхамәтов З.М." КФХ-ларда, "Кулон" а/ф-да күрсәткечләр яхшы.
Уртача тәүлеклек артым анализы иң югары артымның (700-790 грамм) "Козлова М.И.", "Садыйков М.Х.", "Дәүләтшина Г.М." һәм "Скоков Н.А." КФХ-ларда булуын күрсәтә, ә "Яңа Чишмә" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсендә ул 400 грамм тирәсе генә.
Ит җитештерүдә күрсәткечләр 2014 ел дәрәҗәсендә - 1768 тонна җитештерелгән.
Бозаулар үрчеме күрсәткече начар түгел - 4327 баш бозау алынган, бу 2014 ел дәрәҗәсеннән 284 башка күбрәк.
9 ай эчендә 374 баш МЭТ үлгән, бу 2014 ел дәрәҗәсеннән 132 башка күбрәк. Үрчемгә карата мал кырылу проценты (8,6) югары, ә "Яңа Чишмә" а/ф-да бу тагы да югары - 14,6%.
-Әгәр барысын да җентекләп тикшерсәң, терлекләр үлемен яшерү очраклары да ачылачак, - ди Вячеслав Козлов.
Үрчемгә карата МЭТ чыгымы (тотылу) күрсәткече дә кызыклы. Район буенча ул 88% тәшкил итә, ә "Нурхамәтов З.М.", "Архангельское", "Скоков Н.А." КФХ да, "Игенче" ҖЧҖ дә, "Кулон" а/ф-да ул 95-100%ка җитә. Бу алынган һәр бозау тотыла һәм терлекләрнең баш саны артмый дигән сүз. "Зубов В.С." һәм "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХлары турында болай дип әйтеп булмый, анда үрчемгә карата МЭТ чыгымы бары 28-58% кына тәшкил итә һәм бу бик тә яхшы.
Хезмәткә түләү
Леонид Богомолов авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәткә түләү буенча мәгълүматлар китерде. Безнең район буенча ул 13296 сум тәшкил итә (республика буенча - 17006 сум). Күпчелек районнарда ул бездәгегә караганда югары һәм хуҗалык җитәкчеләренә моңа игътибар итү кирәктер, аны арттыру мөмкинлекләре бар.
Йомгак ясау
Киңәшмә азагында район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектә һәм үсемлекчелектә агымдагы эшләр торышына анализ ясады.
-Хәзер терлекләрне кышкы аранда асрауга куярга (күчерү), рапс ашатырга, тудыру бүлекләрен эшләтеп җибәрергә кирәк, - дип билгеләп үтте ул. -Орлыкларны эшкәртү һәм аларны анализга тапшыру эшен дәвам иттерергә, пай җирләре өчен исәп-хисап ясарга һәм 10 сентябрьдә район үзәгендә һәм Казанда ярминкә үткәрергә кирәк.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X