Терлекләрнең баш санын арттырырга кирәк
Хуҗалык җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән узган чираттагы семинар-киңәшмәдә терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыюга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Киңәшмә «Закрома»ҖЧҖ базасында узды. Бу хуҗалык көн саен яхшы бәядән 10 тоннадан артык сыйфатлы сөт сата. Монда баланслы ашату хисабына югары савым алуга ирешәләр. Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү яхшы темплар белән бара.
- Быел терлек азыгы мул, әзерләп кенә өлгер, - дип билгеләп үтте район башлыгы. – Җитәр-җитмәс азык белән былтыргы кышлатуны барысы да яхшы хәтерли, шуңа күрә ел ярымлык запаска ия булырга кирәк.
Беренче яртыеллыкта терлекчелектәге эш йомгаклары турында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов мәгълүмат бирде. Алар сөендерми. МЭТнең баш саны нибары 14234 баш ( 2021 елга карата 90%) тәшкил итә. 6 айда сөт сату 11496 тонна тәшкил итте ( шулай ук 2021 елга карата 90%). Бозаулар саны - 2352 баш (2021 елга карата 73%).
Барлык хуҗалыкларга да МЭТнең баш санын арттыру өстендә эшләргә кирәк, чөнки субсидияләр шуңа бәйле.
Киңәшмәдә хуҗалыкларның икътисадый торыш мәсьәләләре дә каралды. Ярты еллыкта акчалата керем 642 млн. сум тәшкил иткән, бу 2021 ел дәрәҗәсенә карата 130% тәшкил итә. Керемнең артуы авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләренең югары булуына бәйле.
Районның барлык авыл хуҗалыгы оешмалары ярты ел эчендә 21,8 млн. сум күләмендә НДФЛ түләгән (100 гектар сөрүлек җиренә 24,5 мең сум). Иң зур сумма «АгроРаздолье», «Агро-Основа», «Закрома» ҖЧҖ өлешенә туры килә (өчесенә 20 млн.сум тирәсе).
Бер хезмәткәргә салым түләүне алсак, иң зур күрсәткечләр «Вәлиуллин Р. Р.» (74,4 мең сум), «Козлов В. А.» (64,5 мең сум), «Муратова Т. Н.» (62,1 мең сум), «Шакиров А. Т.» (55,2 мең сум), «Сәлахов Р. М.» (47,1 мең сум), «Козлов А. Е.» (43,9 мең сум), «АгроРаздолье» ҖЧҖ (43,5 мең сум), «Нурхамәтов З. М.» КФХ (37,7 мең сум), «Закрома» һәм «Агро-Основа» ҖЧҖләре (34,5әр мең сум). Район буенча уртача 1 хезмәткәргә 6 ай эчендә 25,2 мең сум керемгә карап салына торган салым түләнгән. Калган авыл хуҗалыгы оешмаларында уртача район күрсәткеченнән түбәнрәк (6 меңнән 20 мең сумга кадәр).
Киңәшмә ахырында терлекчелек продукциясе җитештерү буенча иң яхшы хуҗалыкларга июнь нәтиҗәләре буенча күчмә кубоклар тапшырылды. Кубоклар «Игенче» ҖЧҖ (җитәкчесе Раил Вәлиуллин), «Козлов А.Е.» һәм «Шакиров А. Т.» КФХларына бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев