Тубылгы Тау авылыннан ирле-хатынлы Степановлар Казан Кремлендә Президентның кабул итү чарасында булганнар
Виталий Николаевич һәм Зинаида Михайловна Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Республика көне алдыннан оештырылган Татарстанның лаеклы гаиләләрен тантаналы кабул итүдә катнашканнар.
Тубылгы Тау авылыннан ирле-хатынлы Степановлар Казан Кремлендә Президентның кабул итү чарасында булганнар.
Быел әлеге пар 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтә.
Ирле -хатынлы Степановлар Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә
Зинаида Михайловна Казан Кремлендә узган тантанада
Бер-берсен хөрмәт итеп тату гомер кичергән бәхетле гаилә һәрвакыт соклану хисләре уята.
Виталий Николаевич һәм Зинаида Михайловна мәктәптә үк танышалар, нәтиҗәдә нык һәм тату гаилә коралар. Бу тыйнак авыл хезмәтчәннәре бөтен гомерләрен туган авылларына багышлый. Гаилә башлыгы «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозда терлекче булып эшләгән. Аның хезмәт стажы 44 ел. Яхшы хезмәткәр һәм гадел иптәш, максатчан, хезмәт сөючән, шат күңелле, кешеләр белән уртак тел белүче кеше. Виталий Николаевичны әлеге сыйфатлары өчен авылдашлары да кадерли һәм хөрмәт итә.
Зинаида Михайловна пенсиягә кадәр «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозда сыер савучы булып эшләгән. Аның хезмәт стажы 30 ел, намуслы сыер савучысы берничә тапкыр производство алдынгысы буларак билгеләп үтелә. Бер үк вакытта ышанычлы һәм яраткан хатын, кайгыртучан әни дә була. 1989 елда Ана даны медале белән бүләкләнә.
Гаилә биш бала тәрбияләп үстергән. Алар барысы да безнең районда яши һәм уңышлы гына эшлиләр. Дүртесе, үзләренең әти-әниләре үрнәгендә, инде күп балалы гаилә корганнар. Виталий Николаевич белән Зинаида Михайловна 14 оныгына һәм 3 оныкчыгына сөенеп яшиләр. Бәхетле гаилә тормышының сере -сабырлык, тугрылык һәм бер-береңне күз карашыннан ук аңлый белүдә, диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев