Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тырыш фермерларга Кубоклар тапшырылды

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән үткән киңәшмәдә агымдагы елның 5 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Терлекчелек буенча нәтиҗәләр турында фикер алышу алдыннан «Россельхозцентр»ның район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин көзге һәм язгы культураларның торышы турында сөйләде. «АгроРаздолье» ҖЧҖ, «Скоков Н.А.» КФХ, «Закрома» ҖЧҖ һәм башка хуҗалыкларда культураларның торышы яхшы. Ул җитәкчеләргә агымдагы елда ихтыяҗ булган орлыклар алу өчен күпьеллык үләннәрнең чиста чәчүлекләрен калдырырга киңәш итте.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов терлекчелектә 5 айлык эш нәтиҗәләренә анализ ясады. Кызганычка каршы, терлекләрнең баш санын күпләп бетерү сәбәпле, күрсәткечләр канәгатьләнерлек түгел. Июнь башына 5830 баш МЭТ исәпләнә, бу 2023 ел дәрәҗәсеннән 6148 башка кимрәк (49%), сыерлар - 2246 баш (52%), атлар - 828 баш (92%), сарыклар - 880 баш (54%).

5 айда 5019 тонна сөт савылган, бу 2023 ел дәрәҗәсеннән 4160 тоннага кимрәк (55%). Сөтне сату бәясе 2023 ел дәрәҗәсеннән 8 сумга (кг) күбрәк булу гына сөендерә, хәзер ул 31,8 сум/кг тәшкил итә. 4500 тоннага якын продукция сатылган.

Бозаулар үрчеме 899 баш тәшкил итә, бу 2023 елгы дәрәҗәдән 1027 башка кимрәк (47%).

Район башлыгы Вячеслав Козлов баш санын арттыру өчен барлык шартлар барлыгын, азыкны җитәрлек итеп әзерләргә мөмкин булуын билгеләп үтте, шулай ук якын киләчәктә буш калган терлекчелек биналары әкренләп терлекләр белән тулачак, диде. Бу хакта безнең районда эшләүче эре агроинвесторлар белдергән.

Район башлыгы шулай ук авыл хуҗалыгы оешмаларыннан керем салымнары (НДФЛ)  турында да җиткерде. 2024 елның 4 аенда 16,3 млн.сум салым кергән. Шул исәптән 7,5 млн сум – «АгроРаздолье» ҖЧҖ, 3,3 млн сум – «Агро-Основа» ҖЧҖ, 2,4 млн сум – «Закрома» ҖЧҖ, 500 мең сум – «Игенче» ҖЧҖдән һ. б. Бу хуҗалыкларда үз эшчеләренә лаеклы хезмәт хакы да түләнә. Мәсәлән, «АгроРаздолье» ҖЧҖдә механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт хакы айга 100 мең сум һәм аннан да югарырак. Ул барлык җитәкчеләрне хуҗалыкларда эшләр кеше булсын өчен үз эшчеләренә лаеклы хезмәт хакы түләргә өндәде.

Киңәшмә ахырында терлекчелектә хезмәт куючы лидерларга Күчмә кубоклар тапшырылды. "Игенче” ҖЧҖ (җитәкчесе Раил Вәлиуллин), “Садыйков М.Х.” һәм “Сәлахов Р. М.” КФХлар җиңүчеләр дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев