Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Урак алдынгыларына премияләр тапшырылды

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе урып-җыюда комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасындагы көндәшлекнең чираттагы атнасына йомгак ясады.

Комбайннарның беренче төркемендә «Скоков Н.А.» КФХыннан Сергей УШАКОВ икенче тапкыр алдынгылыкны алды, ул NОVA-340 комбайнында бер атнада 117 тонна ашлык суктырган.

Комбайннарның икенче төркемендә «Козлов В.А.» КФХыннан Андрей Козлов алдынгы булды, ул «Нью-Холланд» комбайнында бер атнада 400 тонна икмәк суктырган.                                           

Комбайннарның өченче төркемендә бу атнаның җиңүчесе булып «Закрома» ҖЧҖеннән Сергей Насейкин танылды, ул Акрос-580 комбайнында бер атнада 423 тонна икмәк суктырган.

Комбайннарның дүртенче төркемендә алдынгылыкка «АгроРаздолье» ҖЧҖеннән ярдәмчесе Алмаз Фәйзуллин белән Иван КОТЕНКОВ чыкты, алар Тукано-580 комбайнында атнага 410 тонна ашлык суктырганнар.                                                                                                                                            

Машина йөртүчеләр арасында атна алдынгысы булып «АгроРаздолье» ҖЧҖеннән Алексей ТРУНОВ танылды, ул бер атна эчендә комбайннардан 820 тонна икмәк ташыган. Алдынгыларга акчалата премияләр һәм кызыл флагжоклар тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, комбайнчылар 5000 сум, аларның ярдәмчеләре – 2000, машина йөртүчеләр 3000 сум премия ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев