Яңа Чишмә районының урак алдынгыларына премияләр булдырылды
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районының урак алдынгыларына премияләр булдырылды

Традиция буенча игеннәрне урып-җыюда катнашучы комбайнчыларны һәм шоферларны матди кызыксындыру максатларында район башкарма комитеты тарафыннан матди кызыксындыру чаралары расланган.

Нәтиҗәләр атна саен, 8 августтан башлап 18 сентябрьгә кадәр ясалачак. Эшнең яхшы сыйфатын һәм тәүлеклек норманы үтәүне, хезмәт дисциплинасын бозмауны һәм бәхетсезлек очракларын булдырмауны исәпкә алып, комбайнчылар – 5000 сум, аларның ярдәмчеләре – 2000 сум һәм иң яхшы шоферлар 3000 сум премия белән бүләкләнәчәк, кызыл әләмнәр дә тапшырылачак.

Комбайннар 4 төркемгә бүленгән:

беренчесе - Лексион, Акрос-580

икенчесе - Нью Холланд, ПАЛЕССЕ, Дон – 1500

өченчесе - Акрос- 530/550, Мега, Дойч Фар

дүртенчесе - “Нива-Нова”, СК-5 “Нива” һәм Енисей.

Урып-җыю йомгаклары буенча иң яхшы комбайнчы “Нива-Шевроле” автомобиле белән бүләкләнәчәк.

 


Нет комментариев