Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урак өсте алдынгыларына премияләр тапшырылды

Район авыл хуҗалыгы идарәсе уңыш җыюда комбайнчылар һәм шоферлар арасында хезмәт ярышының өченче атнасына йомгак ясады.

Комбайннарның беренче төркемендә «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Денис БУРОВ үзенең ярдәмчесе Данил УСТИМОВ белән җиңүче булганнар. Алар RSM «Torum-785» комбайнында урып — җыю башланганнан бирле 1700 тонна икмәк суктырганнар (атна эчендә — 528 тонна).

Комбайннарның икенче төркемендә инде «Козлов В. А.» КФХдан Андрей КОЗЛОВка өченче атна рәттән тиңнәр юк. Ул «Нью-Холланд» комбайнында урып — җыю башланганнан бирле 1510 тонна бөртек суктырган (атна эчендә — 630 тонна).

«Игенче» ҖЧҖдән Алексей СИДОРОВ комбайннарның өченче төркемендә җиңүче. Ул Дон-1500 комбайнында урып-җыю башланганнан бирле 692 тонна ашлык суктырган (атна эчендә — 505 тонна).
Комбайннарның дүртенче төркемендә «Суворов Д. А.» КФХдан Михаил КОЗЫРЕВ кабат җиңүче дип танылган, ул урып-җыю башланганнан бирле СК-5 «Нива» комбайнында 410 тонна ашлык суктырган (атна эчендә — 200 тонна). 

Шоферлар арасында иң яхшы күрсәткечләр «Козлова М. И.» КФХдан Сергей ДОБРЫНИНда, ул урып-җыю башланганнан бирле комбайннардан КамАЗ а/м белән ындыр табагына 1225 тонна бөртек ташыган (атна эчендә — 700 тонна).

Югары күрсәткечләргә ирешкән өчен район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов кырда — эш урынында атна алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, комбайнчылар — 5әр мең сум, аларның ярдәмчеләре — 2шәр мең сум, ә машина йөртүчеләр — 3әр мең сум премия белән бүләкләнә.

Ирина Лобачева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев