Район авыл хуҗалыгы идарәсе комбайнчылар һәм шоферлар арасындагы хезмәт ярышының чираттагы бишкөнлегенә йомгак ясады.
Әлеге бишкөнлектә җиңүчеләр түбәндәгечә: "Яңа Чишмә" а/ф комбайнчысы Илнар СӘХӘБИЕВ үзенең ярдәмчесе Константин ШИШКИН белән "Лексион-560" комбайнында 5 көндә 357 тонна бөртек суктырган, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 501 тонна.
"Акрос" һәм "Дон" комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында Владимир һәм аның ярдәмчесе - ир туганы Александр ГАРЕВЛАР инде менә икенче бишкөнлек алдынгылары булып торалар, алар "Акрос -580" комбайнында 5 көндә 394 тонна бөртек суктырганнар, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 765 тонна.
"Нива" һәм "Енисей" комбайнчылары арасында "Вәлиев Ф.Р." КФХ-дан Михаил КОЗЫРЕВ алдынгылыкны тота , ул СК-5 "Нива"комбайнында 5 көндә 230 тонна бөртек суктырган, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 360 тонна.
Шоферлар арасында "Кулон" а/ф-дан Рамил Гыйльметдинов бишкөнлек алдынгысы булган, ул МАЗ автомашинасында урып-җыю эшләре башланганнан бирле комбайннардан ындыр табагына 960 тонна бөртек ташыган.
Урак алдынгыларының барысына да кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылган, алда да зур уңышлар теләнгән.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев