Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю алдынгыларына премияләр тапшырылды

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе урып-җыюда комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасындагы хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясады.

Комбайннарның беренче төркемендә өченче атна рәттән «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Александр КОЧЕТОВ алда бара. Алар ярдәмчесе Сергей БАДЯЕВ белән RSM «Torum - 785» комбайнында атна эчендә 578 тонна ашлык суктырганнар (урып-җыю башланганнан бирле - 2786 тонна). 

Комбайннарның икенче төркемендә шул ук хуҗалыктан Анатолий ИЛЬГУЗИН үзенең ярдәмчесе Вадим ИВАНОВ белән атна алдынгылары булып танылдылар, алар «Тукано-580» комбайнында атна эчендә 643 тонна бөртек суктырганнар (урып - җыю башланганнан бирле - 3140 тонна). 

Комбайннарның өченче төркемендә иң яхшы күрсәткечләр «Архангельское» КФХ» ҖЧҖдән Владимир ЕРШОВта. Ул ярдәмчесе Максим ЕРШОВ белән  атна эчендә NOVA - 340 комбайнында 50 тонна иген суктырганнар (урып - җыю башланганнан бирле - 350 тонна). 

Комбайннарның дүртенче төркемендә «Суворов Д.А.» КФХдан Михаил КОЗЫРЕВ атна лидеры булган, ул «Нива» СК-5 комбайнында атна эчендә 256 тонна ашлык суктырган (урып - җыю башланганнан бирле - 452 тонна). 

Машина йөртүчеләр арасында «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Евгений ГЛАЗКОВ иң яхшысы дип танылган, ул SHACMAN а/м-да атна эчендә комбайннардан ындыр табагына 1367 тонна икмәк ташыган (урып-җыю башланганнан бирле - 4297 тонна). 

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов кырда игенчеләр белән очрашып, аларны ирешкән уңышлары белән котладылар, акчалата премияләр, кызыл әләмнәр тапшырдылар. Исегезгә төшерәбез, комбайнчылар 5әр мең сум, аларның ярдәмчеләре - 2шәр мең сум, ә машина йөртүчеләр - 3әр мең сум премия ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев