Урып-җыюда чираттагы атна алдынгылары билгеләнде
Иң яхшы комбайнчыларга һәм машина йөртүчеләргә акчалата премияләр һәм кызыл флаглар тапшырылды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе урып-җыюда
комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасындагы көндәшлекнең икенче атнасынайомгаклар ясады.
Комбайнчыларның беренче төркемендә тагын «Скоков Н.А.»фермер хуҗалыгыннан Алексей СОЛОВЬЕВ җиңүче булды, ул NOVA – 340 комбайнында 6 көн эчендә 273 тонна икмәк суктырды (һәркөнне 46 тонна).
Комбайннарның икенче төркемендә атнаның җиңүчесе дип «Шакиров А.Т.» фермер хуҗалыгыннан Гаил Хәлиуллин танылды, ул Дон -1500 комбайнында 3 көндә 310 тонна (һәркөнне 103 тонна) ашлык суктырган.
Комбайннарның өченче төркемендә бу атнада алдынгылар рәтендә«АгроРаздолье» ҖЧҖеннән үзенең ярдәмчесе Леонид Глушков белән Евгений ОСТОЛОПОВ булды, алар Лексион-540 комбайнында 12 көндә 1316 тонна ашлык суктырдылар (бератнада – 527 тонна).
Комбайннарның дүртенче төркемендә «АгроРаздолье» ҖЧҖеннән Алексей КОЗЛОВ һәм аның ярдәмчесе Роман Толстов җиңүчеләр булдылар, алар Торум– 785 комбайнында урып-җыю башланганнан бирле 1859 тонна ашлык суктырган (бер атнада-577 тонна).
Машина йөртүчеләр арасында иң яхшы күрсәткечләр «АгроРаздолье» ҖЧҖеннән Альберт ГАЛИМОВта, ул МАЗ автомобилендә бер атна эчендә кырдан 756 тонна икмәк ташыган.
Югары күрсәткечләргә ирешкән өчен атна алдынгыларына эш урыннарында ук кызыл флаглар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев