Яңа Чишмә районында 38 вак фермер хуҗалыгы эшләп килә, аларның күбесе нәтиҗәле эшли, елдан-ел җитештерүне арттырып, киңәя баралар.
Бу фермер хуҗалыкларында 88 хезмәткәр эшли. Алар 970 баш МЭТ карыйлар, шуларның 291 башы савым сыерлары (авыл хуҗалыгы оешмаларындагы гомуми сыерлар санының 6%-ы), 123 баш дуңгыз һәм 209 баш сарык та алар карамагында.
Быел 10 айда вак КФХ 1000 тоннадан артык сөт җитештергәннәр, бу район буенча гомуми җитештерелгән сөтнең 5%-ын тәшкил итә.
Шушы чорда вак фермер хуҗалыкларының акчалата выручкасы 84 млн. сум чамасы тәшкил иткән, бу барлык авыл хуҗалыгы оешмаларына җитештерүдән кергән акчаның (830 млн. сум) (выручка) 10%-ына тигез. Кызганычка каршы, вак КФХ-ның выручкасы 2015 ел белән чагыштырганда 22%-ка кимегән, эре хуҗалыкларда ул 21%ка арткан.
Фермерлар Виктор Козлов, Елена Белоглазова, Илдар Гарифуллинның продукция җитештерүдә күрсәткечләре әйбәт, маллар саны да ишәйгән. Ә менә фермерлар Евгений Тихонов, Дмитрий Суворов, Гөлфия Сәлахова һәм Сергей Удиряковларга продукция җитештерүне һәм акчалата выручка алуны арттырасы бар.
Район бюджетын үз хезмәткәрләренә керем салымы (НДФЛ) исәпләү юлы белән тулыландыруда вак фермер хуҗалыкларының роле әлегә әлләни сизелми. 10 айда барлыгы 142 мең сум салым күчерелгән, бу район бюджетына авыл хуҗалыгы оешмалары күчергән НДФЛ күләменең 1%-ын тәшкил итә. Бу вак фермер хуҗалыкларында эшчеләр тиешенчә хезмәт килешүләре рәсмиләштермичә (бәлки хезмәт хакын "конвертларда" бирәләрдер) генә эшләүләре, бик аз хезмәт хакы исәпләнүе турында сөйли. Андый хәлләрне бетерергә кирәк. Күпчелек вак КФХ-да хезмәткәрләрнең хезмәт хакы райондагы авыл хуҗалыгы оешмаларындагы уртача хезмәт хакыннан (13800 сум) түбән. Шуны да исәпкә алу кирәк, күп фермер хуҗалыклары җитештерүне киңәйтү (үстерү) өчен дәүләттән 1,5 - 3 млн. сум (кайтарылмый торган) күләмендә субсидия алганнар.
Нет комментариев