Вакыйгалар хроникасы
ЮХИДИ хезмәткәрләре атна эчендә ике исерек шоферны ачыклаган
Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 39 хәбәр теркәлгән, 1 җинаять эше кузгатылган.
Урлау
2022 елның 20 августыннан 21енә каршы төндә билгесез зат Зирекле авылында Бакча урамындагы йортларның берсе янына куелган гр. С.-ның «Лада – Самара» а/м бардачогыннан 30 мең сум акчасы булган барсетканы урлаган.
Руль артында исерек
Атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре 45 машина йөртүчене адм.җаваплылыкка тарткан, шул исәптән икесе исерек хәлдә а/м идарә иткән. Бу - Яңа Чишмәдә яшәүче гр. Б. һәм Екатерина Бистәсеннән гр. П. Аларга 30шар мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев