Вакыйгалар хроникасы
Телефон мошенниклары йоклап ятмый
Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 46 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.
Урлау
2022 елның 4 августында гр. К. гр-ка З.- ның банк картасын тапкан һәм 3 мең сумга якын суммага кибетләрдән товар сатып алган.
Мошенниклык
2022 елның 9 августында билгесез затлар гр-ка М. исеменә 96 мең сум күләмендә онлайн кредит рәсмиләштерергә ниятлиләр, тик җинаятьчел гамәлләрен ахырына кадәр җиткерә алмыйлар.
Билгесез зат компьютердагы социаль мәгълүматлардан хокуксыз файдалана һәм гр-ка Г. исеменнән дәвалануга акча күчерүне сорап СМС-хәбәрләр җибәргән, бу компьютер мәгълүматын блоклау һәм модификацияләүгә китергән.
Исерек килеш кабат йөрү
Район үзәгендә яшәүче 32 яшьлек гр. П.исерек килеш йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, кабат исерек хәлдә руль артына утырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев