Виктор Попковның мехотряды Яңа Чишмә җирләрен туңга сөрү эшләрендә саллы өлеш кертә
Яңа Чишмә районында туфракны төп эшкәртү 54 мең гектарда башкарылган, туңга сөрелергә тиешле барлык сөрүлек мәйданының 90%ын тәшкил итә. Эшмәкәр Виктор Попковның җиде К-701 тракторыннан торган мехотряды туңга сөрүдә саллы өлеш кертә.
Без әңгәмә үткәргән көндә (17 октябрьдә) механизаторлар «Козлова М.И.» КФХ кырларында җирне туңга сөрү эше белән мәшгуль иделәр.
Сары төстәге көчле, энергия куәтле 7 трактор, яңа сөрелгән полосалар калдырып, бер-бер артлы баралар һәм, әйтергә кирәк, бу бик матур күренә. Тракторлар өр-яңа кебек, бер урында да май яки солярка аккан эзләр күренми, гәрчә аларга 20-30шар ел булса да.
-Иң «өлкәне» - 1987 елгы - ди Виктор Попков, калганнары 1990-1995 елларда җитештерелгән. Бездә тагын ике К-701 тракторы бар, берсе төягеч белән эшли, икенчесен сату өчен әзерләдек.
...Ә Попковлар эшне бик аздан башлаганнар - 2009 елда 1987 елгы бер К-701 тракторын сатып алганнар, аны тулысынча сүткәннәр һәм яңадан җыйганнар. Викторның әтисе Анатолий район хуҗалыкларында килешү буенча эшли башлый (сүз уңаенда, ул бүген дә трактор руле артында). Алга таба бер елдан тагын 2 трактор сатып алалар, аннары тагын... Аларның иң «яшь» тракторы 1995 елгы.
- Кирәкле запас частьләрне Бөтен Россия буенча сатып алабыз, заводлар белән турыдан-туры эшлибез, - дип дәвам итә сөйләшүне Виктор. - Хәзер, әлбәттә, барысы да кыйммәтләнде, шуңа күрә сакчыл карыйбыз, даими рәвештә техник караулар үткәрәбез. Бу безгә техникадан ышанычлы файдаланырга мөмкинлек бирә.
Тракторлар белән эшләү өчен Яңа Чишмәдә һәм районда намуслы механизаторлар сайлап алынган. Анатолий Попков белән бергә инде берничә ел Владимир Шерстобитов, Александр Банцырев, Валерий Козлов, Вячеслав Писцов, Эдуард Мамедов һәм Михаил Марановлар хезмәт куя. Виктор үзе хәзер килешүләр төзү, техник хезмәт күрсәтү белән мәшгуль, тик, кирәк чакта, үзе дә трактор руле артына утырырга әзер.
- Быел безнең районда 2 мең гектардан артык җир сөрдек, - ди Виктор Анатольевич. - Көн саен 100 гектардан артык җир сөрәбез. «Закрома» ҖЧҖдә, «Исхаков Р.М.», «Скоков Н.А.» КФХларда, шулай ук күрше районнарда эшләдек. Заявкалар аз түгел, әмма үзебездә, туган районыбызда эшләргә тырышабыз. Көне буе эшлибез, төшке ашны басуга китерәләр (сүз «Козлова М.И.» КФХ турында бара), ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә тоткарлыклар юк. Егетләр хезмәт хакыннан канәгать, эш нәтиҗәсенә карап, аена 100 мең сумга кадәр акча алалар.
Кыш көне егетләр тракторларны ремонтлау һәм киләсе сезонга әзерләү белән мәшгуль. Кайберләре авыл җирлекләрендә урамнарны кардан чистарта. Культиваторлар да, диск тырмаларын да сатып алганнар, димәк тракторларга язгы кыр эшләре вакытында да ихтыяҗ булачак, дигән сүз.
- Егетләр бик әйбәт, сөрү сыйфаты яхшы, - диләр алар турында район хуҗалыклары җитәкчеләре.
Сөйләшү вакытында Викторга күрше Алексеевск районыннан да берничә тапкыр шалтыраттылар. «Берничә көннән соң анда барабыз, анда сөрү өчен шактый мәйданнар бар», - диде Виктор Попков.
Мехотряд «Козлова М.И.»КФХ кырларында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев