Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында "Игенче" ҖЧҖ-дә үткән киңәшмәдә 2016 елның 5 аенда терлекчелектәге эшләргә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмә башланганчы җыелган халык быел хуҗалык ысулы белән, ягъни үз акчаларына мехмастерской һәм фермалар янәшәсендә төзелгән савым сыерлары өчен яңа җәйге лагерьны карап йөрде.
-Бездә 200 баш савым сыеры бар, барлыгы 800 ләп баш МЭТ асрыйбыз, - дип сөйли "Игенче" ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Якупов. -Хуҗалыкта 50 кеше эшли, хезмәт хакын вакытында алалар, аларга барлык хезмәт шартларын тудырырга тырышабыз. Җәйге лагерь төзү безгә 1,5 млн. сумга төште, - диде ул.
Лагерь территориясе бетонланган, язын-көзен аяк асты чиста, сөтүткәргеч урнаштырылган, бусы да сыер савучылар хезмәтен җиңеләйтә. -Чын җитәкче һәрвакыт үз хуҗалыгын үстерергә омтыла, - дип билгеләп үтте район башлыгы. -Бу авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне һәрдаим арттырып торучы, яңа технологияләр кертүче Рамил Якупов белән Раил Вәлиуллинга кагыла, аларның эш нәтиҗәләре күз алдында. Кайбер җитәкчеләргә алардан үрнәк аласы бар, - диде.
-Бу хуҗалык терлекчелек биналарына капиталь ремонт үткәрү буенча республика программалары буенча актив эш алып бара, - дип өстәде район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. -Быел биредә шундый ике бинада капиталь ремонт эшләре төгәлләнәчәк - түбәләр тулысынча алыштырылачак, - диде.
Аннан соң Чуаш Чабаксары АМЙ-да киңәшмә узды. Терлекчелектәге эшләргә анализ ясарга керешкәнче хезмәтне саклау буенча бәйгедә җиңүчеләргә: "Игенче" ҖЧҖ (1 урын), "Кулон" а/ф (2 урын), "Козлова М.И." КФХ-га (3 урын) акча сертификатлары тапшырылды. Хезмәттәшләренә "Яңа Чишмә" а/ф-ның баш ветеринария табибын тәкъдим иттеләр, бу вазыйфага Марат Әбделвәлиев билгеләнде.
Леонид Богомолов биш айлык эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясады.
-Кайбер күрсәткечләр буенча хәлләр мактанырлык түгел,- дип билгеләп үтте ул. -Район хуҗалыклары барлык төр терлекнең баш санын саклап кала алсалар да, 5 айда савылган сөт узган елгы дәрәҗәдән түбән (барлыгы 10052 тонна, 2015 елдагыдан 804 тоннага кимрәк). Бозаулар алу да узган елгы дәрәҗәгә җитми (барлыгы 2800 баш бозау алынган, бу 2015 елга карата 95%).
Ит җитештерүнең артуы (2015 елга карата 101%) һәм МЭТ, дуңгызларның үлеме кимү уңай күрсәткечләр булып тора.
-5 айлык эшкә анализ ясаганда кайбер хуҗалыклар берничә мәртәбә "кызыл" зонада чагыла, ягъни 2015 елдагыдан начаррак эшлиләр, - дип искәрде Вячеслав Козлов.
-Район авыл хуҗалыгы идарәсенең бу кимчелекләрне һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча төгәл планы булырга тиеш һәм аларның һичшиксез үтәлешен таләп итәргә кирәк.
Леонид Богомолов азык хәзерләү мәсьәләләренә дә тукталды. Районда 14 мең тонна печән, 12 мең тонна салам хәзерлисе, 60 мең тонна сенаж, 65 мең тонна силос саласы, 15 мең данә витаминлы яфрак азык әзерлисе бар. Аларын хәзерләүдә райондагы барлык учреждениеләр һәм оешмалар булышачак. Шушы көннәрдә районда хәзерләнгән азыкның сыйфатын тикшерү буенча лаборатория эшли башлаячак.
Киңәшмәдә сөт бәясенә дә анализ ясалды. Хуҗалыклар арасында аерма 1 литр сөткә 3-4 сумга җитә. "Кулон" а/ф сөтне литрын 21-22 сумнан сатса, "Нурхамәтов З.М.", "Садыйков М.Х." КФХ-да ул 17 сумнан бик азга гына артык. Сыйфатсыз һәм сортсыз сөт сатып кайбер фермерлар елына меңәрләгән сум акча югалталар.
Аннан соң киңәшмәдә районның баш ветеринария табибы урынбасары Илшат Дәүләтшин (ветеринария берләшмәсенең 5 айлык эше) һәм орлыкчылык инспекциясе начальнигы Рәфис Зиниятуллин чыгыш ясадылар. Р. Зиниятуллин чүп үләннәр һәм корткычларга каршы көрәш, кукуруз басуларында рәт араларын эшкәртү, пар җирләрен эшкәртү һәм яңа уңыш кабул итүгә ындыр табакларын хәзерләү мәсьәләләренә тукталды.
Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчеләр һәм белгечләрнең игътибарын сөт җитештерү мәсьәләләренә (берьеллык үлән басуларында сыерларны көтү, кузаклы культуралардан өстәмә азык һәм минерал өстәмәләр бирү) юнәлтте, азык хәзерләү темпларын арттыру зарурлыгына (бигрәк тә аларның сыйфатына) басым ясады.
Нет комментариев