Яңа Чишмә аграрийлары 116 мең тоннадан артык бөртек суктырганнар
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә аграрийлары 116 мең тоннадан артык бөртек суктырганнар

19 августка районның авыл хуҗалыгы оешмалары 24,5 мең гектар бөртекле культуралар суктырган, бу барлык бөртекле культуралар мәйданының 64%ын тәшкил итә.

15,3 мең гектар мәйданда көзге культураларны тулысынча җыеп алганнар.

Арпа җыю төгәлләнеп килә (87 %), уңыш начар түгел - гектарыннан 38,6 ц.

Солы 1000 гектар мәйданда җыелган (63 %), уңыш - 32 ц/га.

Кайбер вак КФХлар сабан бодае суктыруга керешкәннәр, әлегә 100 гектар гына җыеп алынган, уңыш - 35 ц/га.

Техник культуралар 1100 га мәйданда җыелган (5%), уңыш -  гектарыннан 21 центнер тәшкил итә. «АгроРаздолье» ҖЧҖ 600 гектарда рапс суктырган, уңыш - 29 ц/га, бу әлеге культура өчен бик яхшы күрсәткеч.

Бөртек суктыруның гомуми күләме - 116 мең тоннадан артык, район буенча уртача уңыш - 47,5 ц/га.


Нет комментариев