Яңа Чишмә аграрийлары 4 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар уңышын җыеп алганнар
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә аграрийлары 4 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар уңышын җыеп алганнар

5 августка Яңа Чишмә районы буенча 4100 гектар бөртекле культуралар суктырылган, бу барлык мәйданның 11%ын тәшкил итә.

Кырларда көн саен 70-75 комбайн эшли, урып-җыюга барлык хуҗалыклар да диярлек керешкән. Барлыгы 21,6 мең тонна бөртек суктырылган, уртача уңыш - гектарыннан 52,8 ц. тәшкил итә.

Бу көннәрдә көзге культураларны һәм арпаны урып-җыю бара. Эре агрофирмалар («АгроРаздолье», «Агро-Основа» ҖЧҖләре) уңышны турыдан - туры җыеп алалар, чөнки аларның киптергечләре бар, ә калганнары исә теземнәрне егып суктыралар.


Нет комментариев